Татарстанда ир-атларның күпчелеге 25-29 яшьтә өйләнә

Республикада егетләрнең күбесе – 25-29 яшьтә, туташлар – 18-24 яшьтә гаилә кора. Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсеннән “Татар-информ”га шул хакта хәбәр ителгән.

“Ир-егетләр арасыннан күбесенең 25-29 яшьтә өйләнүләре ачыкланды. Аларның 28 проценты чамасы шушы яшьтә гаилә кора. Ә инде туташлар күбрәк 18-24 яшь аралыгында кияүгә чыгу ягын карый. Татарстанда яшәүче хатын-кызларның 36 проценты чамасы шушы яшьтә никахлаша”, – дип билгеләп үтелгән ведомствода.

Исегезгә төшерәбез: 2024 елда Татарстанда барлыгы 23 683 никах теркәлгән. Шуның 70 проценты беренче тапкыр гаилә корган. Гомумән, республика өйләнешүчеләр саны буенча Идел буе федераль округында лидерлыкка чыккан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре