Казанда 19 яшьлек кызны тапканнар. Кичә ул өенә кайтыр юлга чыккач югалган булган. Аны төнге унберенче яртылар тирәсендә тапканнар. Бу хакта “Татар-информ” Казан мэриясенең телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.
Агентлык кичә Казанда бер хатын-кызның 19 яшьлек кызы югалу турында полициягә мөрәҗәгать итүе турында язган иде. Шәһәрнең Совет районы хакимияте мәгълүматлары буенча, Алинә “Добрая Казань” (Сеченов урамы, 5) бинасыннан чыгып киткәч, соңгы тапкыр 15.45 сәгатьтә элемтәгә кергән. Соңыннан аны табулары турында мәгълүм булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез