Татарстанда югары уку йортларына кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый

9 июльдә Татарстанда югары уку йортларына кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча кайнар линия ачыла. Ул 16-19.00 сәгать аралыгында эшләячәк. Бу турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.

«Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән төбәкнең уку йортларына кабул итү кампаниясенә багышланган кайнар линия үткәрәчәкбез һәм гражданнарны кабул итәчәкбез. Туган сорауларны 8(843)294-95-29 телефоны буенча бирергә була. Моннан тыш, 9 июльдә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырылачак. Аңа 8(843)264-76-73 телефон саннарына шалтыратып язылырга мөмкин», — дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

Вице-премьер сүзләренчә, гражданнарны кабул итү ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында, Кремль урамы 9 адресы буенча узачак. Анда республика югары уку йортлары вәкилләре дә катнашуы көтелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре