Татарстанда юл һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган

Коточкыч авария бүген Алабуга районында М7 "Волга" федераль трассасында булган. Дүрт кеше җиңел машинаның йөк машинасы белән бәрелешүе нәтиҗәсендә һәлак булган, дип яза Татарстан Дәүләт автоинспекциясе.

Беренчел мәгълүматлар буенча, "Лада" йөртүчесе идарәне югалткан һәм югары тизлектә Volvo йөк автомобиленә бәрелгән. Һәлакәт урынында алган җәрәхәтләрдән җиңел машинада булган бөтен кеше - машина йөртүче һәм өч пассажир һәлак булган.

Фаҗиганең төгәл сәбәпләре әлегә билгеләнә. Урынга тикшерүчеләр һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре