Татарстанда юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Бүген көндез Зәй районында Чаллы – Әлмәт трассасында "Нива" һәм " Geely" җиңел машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Фаҗига шаһитләре әйтүенчә, машиналар маңгайга бәрелгән. "Ике шофер да кысылып калган иде. Аларны чыгару өчен коткаручылар чакыртырга туры килде.  Барысын да хастаханәгә алып киттеләр", - ди һәлакәт шаһитлары. Юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре