Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә мотоблок пассажиры һәлак булган

Кичә Татарстанның Тәтеш районында Renault автомобиленең 67 яшьлек йөртүчесе юлдаш юнәлештә барган мотоблокка килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мотоблок пассажиры янәшәдә узып баручы Skoda автомобиле астына эләккән. Ул шунда ук вафат булган. Мотоблок йөртүчесе имгәнгән, дип хәбәр иттеләр ТР ДАИ матбугат хезмәтендә. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Пассажир мотоблока погиб в ДТП на трассе в Татарстане

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре