Газетага язылу

Татарстанда ихтыяҗ иң күп булган 5 тармакны атадылар

Кадрларга иң зур ихтыяҗ Татарстан икътисадының төп секторларында күзәтелә.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова «Татар-информ» агентлыгына лидер-тармаклар бишлеген атаган.

Сүз түбәндәге өлкәләр турында бара:

эшкәртү сәнәгате - ел саен 8 000нән артык кеше;

мәгариф - 7 000 кеше;

сәламәтлек саклау - 6 870 кеше;

транспорт - 6 000 кеше;

төзелеш – 4 000 кеше.

2026 елга һәм 2032 елга кадәрге фаразларда статистик мәгълүматлар гына түгел, бизнесның турыдан-туры ихтыяҗлары да чагылыш тапкан.

«Бөтенроссия эш бирүчеләр арасында сораштыру үткәрелә, ул нәкъ менә фараз формалаштыруның нигезе булып тора. Узган елда 6 меңнән артык предприятие сораштыру узган, аларда эшләүчеләр саны мәшгульләр исәбенең 70 процентын диярлек тәшкил итә. Быел без 7 меңнән артык оешманы колачларга ниятлибез», - дип искәртте министр урынбасары.

Быел сораштыру 2027-2033 елларга исәпләнгән перспектива белән үткәрелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре