Буа, Спас һәм Алексеевск районнары хуҗалыклары уракка төшкән. Алар уҗым бодаен суктырып карый. Көзге ашлык өлгереп җиткәч, инде чын-чынлап урып җыюга керешәчәкләр.
Быел Татарстанда барлыгы 1 миллион 276 мең гектар мәйданда ашлыкны җыеп алырга кирәк булачак. Моннан тыш көзге рапс өлгереп килә. Быел аның мәйданы 16 мең гектар тәшкил итә.
Узган атнада комиссияләр хуҗалыклар комбайннарының, автотранспорт, ындырлар, туфракны туңга сөрү агрегатларының әзерлеген тикшергән. Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Теләче, Тукай, Тәтеш районнары хуҗалыкларының урып җыюга югары дәрәҗәдә әзер булулары билгеләнгән.
Ә инде 16 июньнән 4 июльгә кадәр ашлык кабул итү пунктлары һәм элеваторларның әзерлеге тикшерелгән. Күпчелек предприятиеләрнең уракка төшүгә югары дәрәҗәдә әзер булулары ачыкланган. Сүз уңаеннан, барлыгы 38 элеваторның бар. Аларда берьюлы 2,4 миллион тонна ашлык сакларга мөмкин
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез