“Татар-информ” үз чыганагы мәгълүматларына таянып язганча, гыйнвар аенда коммерцияле фирма директоры “Водоканал” директорына ришвәт рәвешендә 108 мең сумлык iPhone 16 Pro һәм аңа 10 мең сумлык кирәк-ярак биргән. Ришвәтнең гомуми күләме 118 мең сум тәшкил иткән.
Агентлыкка мәгълүм булганча, телефон һәм аксессуарларны ул Кама Аланы бистәсе башлыгына тапшырган. Шуның бәрабәренә башлыктан, вазыйфасыннан файдаланып, коммерцияле фирмага һәм аның директорына ярдәм итүне сораган.
Кама Аланы бистәсе башлыгы фирма белән җирле хакимият арасындагы контрактлар буенча башкарылган эшләр турында документларга кул куюга ярдәм итәргә һәм фирманың контрактны үтәүдәге хилафлыкларына күз йомып калырга тиеш булган.
Ришвәт алу турында статья буена җинаять эше кузгатылган. Кама Аланы башлыгы тоткарланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез