Татарстанда кар, бозлавык һәм -6 градуска кадәр салкын булуы көтелә

25 ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы, бераз кар һәм җепшек кар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көньяк-көнчыгыштан искән җил төньяк-көнчыгышка күчә. Көндез аның тизлеге көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -6..-1 градус тәшкил итте, ә көндез ул -3..+1 градустан да югары күтәрелмәячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре