Газетага язылу

Татарстанда кәрәзле элемтә каланчасында теракт әзерләгән ике үсмерне тоткарлаганнар

Казанда Росгвардия һәм ФСБ төбәк идарәсе хезмәткәрләре кәрәзле элемтә вышкасына ут төрткән ике үсмерне тоткарлаган.

Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

14 февральдә Казан полициясенә Идел буе районында федераль операторның вышкасына зыян китерелү турында хәбәр иткәннәр. Гадәттән тыш хәл булган урынны тикшергәндә, аппарат шкафының тулысынча янып беткәнлеге ачыкланган. Әлеге очрак буенча бер төркем кешеләр тарафыннан, алдан сүз куешып, террорчылык акты кылу статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Татарстанның полиция, ФСБ һәм Росгвардия хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә 17 яшьлек эшсез үсмерне һәм 2024 елның декабрендә Россиягә  Үзәк Азия иленнән укырга килгән 16 яшьлек Казан көллияте студентын тоткарлаган.

Тентү вакытында тоткарланучыларда җинаять кылуда катнашканлыкларын раслаган әйберләр, шулай ук ут төртүнең видеоязмасын тапканнар. Үсмерләр акча эшләү ниятеннән шундый адымга барганлыкларын таныган. Икесен дә сак астына алганнар. Аларга 20 елга кадәр төрмә җәзасы яный.

Шулай ук тоткарланучыларның җинаятькә катнашы булган тагын ике танышы белән берничә теракт планлаштырганлыклары, моның өчен кирәкле әйберләр һәм янучан катнашма әзерләгәнлекләре ачыкланган. Әмма яңа җинаять  кылганчы, аларны тоткарлаганнар. Теракт омтылышы статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Дүртесе дә кулга алынып, тикшерү изоляторына озатылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре