Татарстанда картлар йортында бер әбине буып үтергәннәр

Үтерүдә шикләнелүче билгеле.

Минзәләнең өлкәннәр өчен интернат-йортында фаҗига булган. “KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, бүлмәдә 80 яшьлек әбинең мәетен тапканнар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, өлкән яшьтәге хатын-кызны буып үтергәннәр булса кирәк.

Үтерүдә шикләнелүчене билгеләгәннәр. Чыганак мәгълүматлары буенча, күрше бүлмәдәге хатын-кыз бу.
Җинаять эше кузгатылган. Картлар йортында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре