ТР Гидрометүзәге белгечләре киләсе атнада Татарстанда җылы һава торышы турында хәбәр иттеләр. Температура 19 градуска җитәчәк, явым-төшем көтелми.
Дүшәмбе көнне, 6 октябрьдә, төнлә температура 1 дән алып 6 градуска кадәр тирбәлә, республиканың көньягында һәм көнчыгышында -2 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез температура 12 градуска кадәр күтәреләчәк.
Сишәмбе көнне, 7 октябрьдә, төнлә температура 2, 7 градуска кадәр төшәчәк, көньякта һәм көнчыгышта - 0, -2 градуска кадәр. Көндез 13, 18 градус чикләрендә җылы көтелә.
Чәршәмбе көнне, 8 октябрьдә, төнге температура 2, 7 градус диапазонында, урыны белән 0, -2 градуска кадәр калачак. Көндез синоптиклар рекордлы 14, 19 градус фаразлый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез