Татарстанда этләрне ихтыяри теркәүне мәҗбүригә әйләндермәкчеләр. Шул ук вакытта аларны асрау кагыйдәләрен бозучыларга штраф кертелергә мөмкин. Юстиция министрлыгының экспертлар советында шундый закон проектлары хупланган. Документлар хәзер Дәүләт Советына карап тикшерүгә җибәреләчәк.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, закон проектлары эт хуҗаларының җаваплылыгын арттыруга һәм республикада яшәүчеләргә иминрәк, уңайлырак мохит булдыруга юнәлдерелгән.
Этләрне мәҗбүри теркәү 2025 елның 1 гыйнварыннан кертелергә мөмкин. Ә киләсе елның 1 июленнән республикада маэмайлар асрауга карата таләпләрне бозучыларга штрафлар кертелүе бар. Закон проекты кабул ителгән очракта, дүрт аяклы дусны ялгызын гына урамга чыгарып җибәргән өчен, күпкатлы йортларда гомуми файдаланудагы урыннарда тоткан өчен, теркәмәгән өчен штрафлар кертеләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез