Бүген төнлә Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы урыны белән -4...-5 градуска кадәр төшәчәк. Суытуның сәбәбе республиканың төньяк-көнбатыштан үтеп кергән антициклон йогынтысында калуына бәйле. Гидрометеоүзәк җитәкчесе Феликс Гоголь «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
«Хәзерге вакытта республикада һава шартлары төньяк-көнбатыштан үтеп кергән антициклон йогынтысында формалаша. Шуңа күрә, аеруча төнге сәгатьләрдә, салкын, явымсыз булачак», – дип сөйләп үткән ул.
Гидрометеоүзәк фаразына караганда, иртәгә – 30 сентябрьдә явым-төшемсез салкын һава саклана. Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -5...-8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез берникадәр җылыта: +8...+13 градус.
1 октябрьдә Татарстан антициклон йогынтысында калуын дәвам итә. Явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы -4 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә +10...+15 градуска кадәр күтәреләчәк. 2 октябрьдә төнлә һава температурасы -2 градуска кадәр төшәчәк, көндез +8...+13 градус булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез