Бу хакта “Татар-информ” яза.
Агентлык хәбәрчесенең әңгәмәдәше мәгълүматлары буенча, әлеге егет язышу барышында очраклы гына аферист белән элемтәгә кергән. Эзләүгә игълан ителгән ир-ат үзен сатучы буларак таныштырган. “Колакчыннар сатучы дустым мошенникка “чыккан”. Ә без аның эзләүдә булуын белдек”, – дип сөйләгән студент.
Шуннан соң ул, план корып, тегенең белән аралашуны дәвам иткән һәм болар шәхсән очрашу турында сүз куешкан. Егет бу хакта алдан ук полиция хезмәткәрләренә хәбәр итеп куйган. Алар билгеләнгән вакытта шәһәрнең бер бинасында очрашкан. Шунда хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп, ир-атны тоткарлаган. Соңрак аның илнең төрле почмакларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарын алдавы һәм эзләүгә игълан ителүе (шул исәптән Самара өлкәсендә) билгеле булган. Студентка җинаятьне ачудагы ярдәме өчен ведомство бүләге җибәрелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез