Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар 17,5 процентка артачак

2025 елның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләүнең уртача күләме 17,5 процент тәшкил итәчәк. РФ Хөкүмәтенең бу хактагы карарын Премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган.

Аерым муниципаль берәмлекләргә бәйле рәвештә, тарифлар артуның уртача күрсәткече 4,8 процентка зуррак яки кимрәк булырга мөмкин. Шул рәвешле, киләсе елның 1 июленнән республикада тарифлар кимендә – 12,7 процентка, ә күп дигәндә – 22,3 процентка артырга мөмкин.

Билгеле булганча, коммуналь хезмәтләргә салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, юынтык суларны чыгару, шулай ук, электр энергиясе, газ, җылылык белән тәэмин итү керә.

Киләсе елның икенче яртысында ил күләмендә тарифлар барыннан да бигрәк Пермь краенда (21,1 процентка), Архангельск өлкәсендә (20 процентка) һәм Кемерово өлкәсендә (19,8 процентка) артачак. Ил буенча коммуналь хезмәтләргә бәяләр уртача 11,9 процентка кыйммәтләнәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре