Газетага язылу

Татарстанда коммуналь хезмәтләргә түләмәгән инвалид хатын-кызны фатирыннан чыгарганнар

Казанда суд приставлары махсус найм килешүе нигезендә бирелгән фатирында коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән хатын-кызны торагыннан чыгару турында суд карарын үтәгән. Бу хакта «KazanFirst» яза.

Хатын-кыз фатирын, махсус найм килешүе нигезендә, ятим бала буларак алган. Килешүне өзү турында сүз карары аны торагыннан чыгару өчен нигезгә әйләнгән. Ә инде килешүне өзүнең сәбәбе – коммуналь хезмәтләргә түләмәү.

Суд приставлары эш кузгатканнан соң хатын-кызга Дәүләт хезмәтләре порталы аша хәбәрнамә җибәргән. Анда үз ихтыяры белән торактан чыгып китү вакыты билгеләнгән булган. Хатын-кыз билгеләнгән вакыт эчендә җыенып, фатирдан чыгып киткән. Барлык шәхси әйберләрен алып чыкканнан соң фатир ачкычын тапшырган.

Суд приставы күчмә тикшерү үткәргән. Тикшерү йомгаклары буенча суд карарының тулы күләмендә үтәлүе билгеләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре