• Фото: «Татар-информ»

Татарстанда контракт төзүчеләргә түләүләрне арттырдылар

Татарстан Республикасы Рәисе РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр түләнә торган түләүләрне сизелерлек күтәрү турында карар кабул итте. Ул 3,1 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу – илдәге иң югары түләүләрнең берсе.

Рөстәм Миңнеханов даими ассызыклаганча, СВО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – изге бурыч. «Без һәрвакыт сугышчыларга ярдәм иттек һәм ярдәм итәчәкбез. Безнең бурыч – һәрьяклап ярдәм күрсәтү», – ди Миңнеханов.

Түләү 2 өлештән тора: 2,7 млн сум – республика, Оборона министрлыгы 400 мең сум түли.

Бер тапкыр түләүне арттыру – сугышчыларга, СВО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына булышу республикада булдырылган ярдәм итү системасының бер өлеше генә.

Татарстанда контракт төзүчеләр контракт имзалауга кадәр һәм аннан соң да тулы ярдәмгә исәп тота ала. Моны хәрбиләр үзләре дә таный. 31 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 10 меңгә якын кеше контракт имзалаган. Контрактчыларның берсе әйткәнчә, «монда акчаларны вакытында аласың һәм соңнан да ярдәмсез калмыйсың».

Әгәр потенциаль контрактчылар республикага илнең башка төбәкләреннән килә икән, аларга юл, яшәү һәм туклану өчен түләячәкләр. Рәсмиләштерү бер-ике көн вакытны ала. Казанда моның өчен махсус «Батыр» контракт хезмәтенә сайлап алу үзәге ачылды.

Республикада 10 августка кадәр укулар узарга һәм БПЛА бүлекчәсенә юнәлеш алырга мөмкин. Шулай ук Татарстан – РФ Оборона министрлыгының аерым бүлекчәсенә – Африка корпусына эләгергә мөмкин булган аз санлы төбәкләрнең берсе. Контракт төзүчеләрне биредә үк экипировка белән тәэмин итәчәкләр һәм үзәкләштерелгән рәвештә полигоннарда әзерлек узачак формалашу урыннарына җибәрәчәкләр.

Частька теркәлгәннән соң ук, сугышчылар бер тапкыр бирелә торган түләүне – 3,1 миллион сум алалар. СВО зонасында вакытта аена 210 мең сумнан һәм күбрәк түләнәчәк. СВОның һәр катнашучысы хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын һәм тиешле айлык түләүләрне алачак.

Татарстанда СВО катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен ташламаларның тулы бер спектры каралган: 10 миллионга кадәр бурычларны исәптән чыгару, кредит каникуллары, җәмәгать транспортында бушлай йөрү, төрле чараларга һәм спорт секцияләренә түләүсез йөрү, югары, урта уку йортларына бюджет урыннарына керү һәм башкалар. Агымдагы елның 1 июленә муниципаль регистрга 16 төр буенча 2 892 ярдәм чарасы турында белешмәләр кертелгән.

Татарстанда контракт төзегән сугышчылар даими рәвештә гуманитар ярдәм ала. Республикада эшләүче йөзләгән волонтерлык оешмасы аларны барлык кирәк-яраклар белән – маскировка челтәрләреннән һәм киемнәреннән алып машиналарга, дроннарга һәм сугышчылар соравы буенча башка җиһазларга кадәр тәэмин итә. Ай саен сугышчылар янына концерт бригадалары чыга.

СВО катнашучыларны медицина белән тәэмин итү һәм тернәкләндерү системасы – илдәге иң көчлеләрнең берсе.

Татарстанда контрактка кул куюның барлык шартларын https://heroes-tatarstan.ru/ сайтында карарга, заявка калдырырга һәм 8 (800) 222-59-00 (башка регионнарда яшәүчеләр өчен), 117 (республика халкы өчен) телефоннары буенча белешергә мөмкин.

Ярдәм чаралары турында мәгълүмат белән https://zabotasvo.tatar/tatar сайтында таныша аласыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре