Газетага язылу

Татарстанда контрактчыларга түләүләрне 1,5 миллион сумга кадәр арттырдылар

Татарстанда РФ Кораллы көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә түләүне арттырдылар. Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү бер миллион ярымга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсендә белдерде.

Гомуми сумма республикадан (1,05 миллион сум), РФ Саклану министрлыгыннан (195 мең сум), Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан (300 мең сумга кадәр) бирелә торган түләүләрне бергә кушып исәпләнә.

Арттырылган түләүне алу өчен 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзергә кирәк. Башка ил гражданнары һәм аларның гаиләләренә ИНН һәм РФ гражданлыгын алырга ярдәм дә итәчәкләр. Шулай ук алар контракт төзү һәм медицина тикшерүе үтү вакытына торак һәм туклану белән тәэмин ителә. Рәсмиләштерү процедурасы берничә сәгатьтән ике көнгә кадәр дәвам итә ала. Татарстанда контракт төзүчеләр өчен хәрби укытулар үткәреләчәк.

Кораллы көчләр сафларында ир-атларны да, хатын-кызларны да көтәләр. Махсус хәрби операциядә медицина хезмәткәрләре, пилотсыз очучы аппарат операторлары, шофёрлар, артиллеристлар кирәк. Контракт хезмәтенә сайлап алу пунктларында теләүчеләргә белгечлек һәм частьне сайларга ярдәм итәчәкләр. Татарстан контрактчыларына, хезмәткә китәр алдыннан, барлык кирәк-яракның тулы җыелмасы һәм армия дарулар тупланмасы бирелә. Шуңа күрә хәрбиләрнең үзләренә берни дә сатып алырга кирәкмәячәк.

Финанс ярдәменнән тыш, контрактчыларга республика һәм Россиядә гамәлдә булган барлык ташламалар, ярдәм чаралары, үзләренә һәм гаилә әгъзаларына реабилитация гарантияләнә.

РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр хакында тулырак heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре