Татарстанла Корбан бәйрәме көннәрендә – 13 133, Казанда – 4 885 баш сарык чалганнар. Бу эш махсус мәйданчыкларда башкарылган. “Татар-информ”, Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
“Корбан чалу эше 54 рәсми мәйданчыкта, шул исәптән – Казанда 20 урында башкарылды. Казанда барлык районнарда терлек чалу урыннары булдырылды. Ветеринария хезмәте контролендә аларда башта әзерлек эшләре уздырылды”, – дип сөйләп үткән ул.
Мотыйгуллин әйтүенчә, бәйрәмнән соң Казаннан 60 тоннага якын биологик калдык чыгарылган, 10 мең кв.м мәйданда дезинфекция эшләре үткәрелгән.
“Карантин аша узган сәламәт терлекләрне генә чалырга рөхсәт ителде. Мал-туар арасында йогышлы авырулар таралуга бәйле катлаулы вазгыять хөкем сөргәнлектән, бары тик Татарстанда гына үстерелгән сарыкларны чалырга киңәш иттек”, – дип басым ясап әйткән белгеч.
Узган елда республиканың рәсми мәйданчыкларында 13 806 терлек чалган булганнар. Шул исәптән Казанда – 5 812.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез