ФСБның Татарстан буенча идарәсе террорчылык һөҗүмнәре турында ялган хәбәрләрнең күпкә артуы турында кисәтә.
Идарә вәкилләре бу хәбәрләргә ышанмаска, коткыга бирешмәскә, төрле чыганаклардан алынган мәгълүматны җентекләп тикшерергә һәм анализларга, интернетта яки башка мәйданчыкларда җәмгыятьтә коткы тарату максаты белән мәгълүмат урнаштыру очраклары турында хокук саклау органнарына хәбәр итәргә чакыра.
 Террорчылык акты турында ялган мәгълүмат тараткан өчен җаваплылык каралган. Моннан тыш, Татарстан территориясендә пилотсыз очу аппаратларын куллану кагыйдәләрен бозарга ярамаганлыгын да искә төшерәләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез