Татарстанда коточкыч янгында ана белән бала үлгән

Татарстанда янгында хатын-кыз белән бала һәлак булган, тагын ике кеше коткарылган.

Янгын Чистай шәһәрендәге дүрт катлы йортта чыккан. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 18 яшьлек кызны белән 3 яшьлек малайны коткарган. Кызганыч, 37 яшьлек хатын белән 2 яшьлек кыз һәлак булган. Янгынның сәбәбе ачыклана.

40 квадрат мәйданны биләгән янгынны сүндерүдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 12 янгын сүндерүчесе һәм 3 берәмлек техникасы катнашкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре