Газетага язылу

Татарстанда коточкыч юл фаҗигасендә бер кешенең гомере өзелгән

Бүген иртәнге тугызлар тирәсендә Алексеевск районында котчыкмалы авария булган.

Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, башлангыч мәгълүматларга караганда, Renault (рулендә 36 яшьлек ир-ат булган), бик зур тизлектә килүе сәбәпле, юл кырыена “очкан” да әйләнеп капланган.
Фаҗигадә 40 яшьлек пассажирның гомере өзелгән. Йөртүче “Ашыгыч ярдәм” машинасында хастаханәгә озатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре