ТР Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Renault автомобиле шоферы идарә итүне югалтып, юл читендә торган бензовозга бәрелгән. Бензовоз шоферы машинаны кардан чистарту өчен туктаган булган.
Бәрелешү нәтиҗәсендә чит ил машинасының ике айлык пассажиры – кыз бала һәлак булган.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана. Мамадыш районы прокуроры урынбасары Фәнил Әхмәдишев һәлакәт урынына чыккан, тикшерү эше башланган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез