28 июльдә Казан-Ульяновск трассасының 28 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше үлгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Mercedes йөк машинасы йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Лада Веста» белән бәрелешкән.
 Авариядә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган.
Һәлакәт урынына Югары Ослан прокуроры урынбасары Алсу Данилова да килгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез