Татарстанда, сорап та, банкларның кредит бирми калу очраклары 79,6 процентны тәшкил иткән.
Россия төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч бу. Кредит тарихлары илкүләм бюросы мәгълүматларына караганда, республикада кредит бирүдән баш тарту очраклары апрель аендагы белән чагыштырганда 2,1 процентка арткан. Ил буенча уртача күрсәткеч тә үскән: майда баш тартулар өлеше 80,2 процентка (алдагы айга караганда 1,4 процентка күбрәк) җиткән. Татарстаннан тыш, әлеге күрсәткеч Мәскәүдә (2 процентка) һәм Волгоград өлкәсендә дә (1,9 процентка) арткан. Белгечләр аңлатып үткәнчә, бу хәл Үзәк банк сәясәтенә бәйле. Сәбәпләре исә – төп ставканың югары дәрәҗәдә булуы һәм кредит бирү таләпләренең катгыйлануы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез