Газетага язылу

Татарстанда куллану кәрзине бәясе арткан

Татарстанда куллану кәрзине, ягъни иң кирәкле товарлар һәм хезмәтләр җыелмасы бер ел эчендә 8,9 процентка арткан.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, республика 83 төрле товар һәм хезмәттән торган җыелма буенча Идел буе федераль округына керүче 14 төбәк арасыннан унынчы урынга чыккан.

Җыелмага азык-төлек, мәсәлән, билгеле бер күләмдә ит, балык, җиләк-җимеш, шулай ук кием-салым, аяк киеме, дарулар, мебель кебек башка товарлар, электр, газ, ут су белән тәэмин итү, җәмәгать транспорты чыгымнары керә. Узган елның декабрендә республикада бер айга исәпләнгән кәрзин хакы 22 643 сум тәшкил иткән.

Бу – округтагы уртача нәтиҗәдән 400 сумга диярлек кимрәк һәм Россиядәге уртача күрсәткечтән (25 783 сум)  3 мең чамасы күбрәк. Округта иң югары күрсәткеч  Пермь краенда (25 560 сум)  теркәлгән. Икенче урында – Түбән Новгород (24 075 сум). Башкортстан – өченче (23 746 сум).

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре