Татарстанның Азнакай районында Карабаш-Актүбә автоюлының 19 нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә 7 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы.
Ачыкланганча, 19 яшьлек "Лада" автомобиле йөртүчесе "каршы якка" чыккан һәм Datsun автомобиле белән бәрелешкән. Иномаркада балигъ булмаган пассажир булган - кызны җәрәхәтләр белән Әлмәткә хастаханәгә китергәннәр.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 7 кеше зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәте урынында шәһәр прокуроры Рим Сөнгатуллин чыкты, тикшерү оештырылган.
Фикер өстәү
Фикерегез