Татарстанда «Куркынычсызлык каешы» акциясе башланды

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе «Куркынычсызлык каешы» профилактик чарасы башлануын игълан итте. Ул 14 августка кадәр дәвам итәчәк.

Бу чорда автоинспекторлар куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтәчәкләр. Бу формальлек кенә түгел - каешы эләктерелмәгән һәр пассажир үз тормышын куркыныч астына куя, дип билгелиләр ведомствода. Шулай ук анда хокук бозучыларны көткән штрафлар турында искә төшерделәр.

Әйтик, машина йөртүчегә үз каешын эләктермәгән өчен 1,5 мең сум күләмендә акчалата түләтү яный, штраф күләме һәр пассажир өчен тагын шулкадәр үк. Ә куркынычсызлыкны санга сукмаган өчен пассажирга 500 сум штраф каралган. Барлык хокук бозуларны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре, фото һәм видеофиксация камералары, шулай ук автоматик контроль системалары теркәячәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре