Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. "5 ноябрьдән Татарстанда "Күрше" фестиваленең кышкы чорында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
Катнашучыларның тәҗрибәсе һәм идеяләреннән чыгып, бу юлы фестиваль өч юнәлештә узачак. Моңа кадәр гамәлдә булган "Күрше" һәм "Күрше. Мирас" юнәлешләренә "Күрше. Беренче адым" юнәлеше дә өстәләчәк", - диде Ләйлә Фазлыева. Вице-премьер әйтүенчә, гаризалар кабул итү 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Приз фонды - 40 миллион сум.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез