Кичә Яшел Үзән районында автоинспекторлар руленә 9 яшьлек малай менеп утырган квадроциклны туктатканнар. Бу хакта “Татар-информ” Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.
Шундук балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор һәм баланың әти-әнисе чакыртып алынган. Җыелган материаллар, профилактика чаралары уздыру өчен, Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә, шулай ук бала укый торган мәктәпкә җибәреләчәк.
Ведомство хезмәткәрләре ата-аналарга балаларына хәтәр транспорт сатып алмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез