Газетага язылу

Татарстанда кырыгалдарлар тозагына эләгүчеләр кимеми

Кредит оешмаларының антифрод системалары ярдәмендә 2026 елның беренче яртыеллыгында акча урлауның 34,3 млн очрагы булдырылмый калган.

Шул рәвешле банклар үз клиентларының 3,7 трлн сум акчасын саклап кала алган. Шуңа да карамастан, җинаятьчеләр гамәлләреннән финанс оешмалары клиентларының югалтулары күләме – 14,7 млрд сум, ә законсыз операцияләрне гамәлгә ашыруның уңышлы омтылышлары саны – 954,4 мең. Бу хакта бүген матбугат  конференциясендә Россия банкының бүлекчә идарәчесе урынбасары Нурания Хәйруллина сөйләде. 

Кызганыч, киберҗинаятьчелек тиз үсә. Яңа технологияләр – ясалма фәһем, биометрия, дистанцион сервислар – бер яктан, финанс базарын үстерү өчен мөмкинлекләр булып торса, икенче яктан, аларны җинаятьчеләр үз максатларында куллана.

Нурания Хәйруллина сүзләренә караганда кырыгалдарлар, беренче чиратта, корбаннары белән элемтәгә телефон аша керә. Моннан тыш, мессенджерлар, шулай ук социаль челтәрләр һәм электрон почталар аша алдаулар саны да кимеми.

Россия банкы тарафыннан 2025 елда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләрен анализлап, корбаннар портреты булдырылган, мошенникларның хәйләләренә еш эләгә торган кешеләрнең гомуми сыйфатларын билгеләгәннәр.

Беренчесе – гел каядыр ашыгучы эшлекле кеше. Тозакка эләгүчеләрнең 39 проценты шушы төркемгә керә. Монда сүз 25–54 яшьләр аралыгындагы югары керемле, эре шәһәрләрдә яшәүчеләр турында бара. Алар куелган бурычларны тиз хәл итәргә ияләнгән кеше буларак, җинаятьчеләрдән килгән хәбәрне тикшереп карамыйча, аларның тозагына эләгә.

Икенче төркем – үзләренә ышанган яшьләр. Алар зыян күрүчеләрнең 22 процентын тәшкил итә. Бирегә 14 яшьтән зуррак мәктәп балалары, студентлар керә. Һөҗүм мессенджер һәм социаль челтәрләр аша ясала. Өлкәннәр банк хезмәткәре яки прокуратура вәкиле булып шалтыратучыларга ышанса, яшьләргә танылган  блогердан килгән хәбәр алданырга сәбәп булып тора.

Алданучыларның тагын бер төркеме – 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнар. Бу еш кына керемнәре түбән булган, авыл җирлегендә яки зур булмаган шәһәрләрдә яшәүче пенсионерлар. Бу төркемгә керүчеләрнең үзенчәлеге шунда ки, мошенниклар аларның аралашуга сусавыннан яхшы файдалана.

Мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен, шәхси һәм финанс мәгълүматларны беркемгә дә хәбәр итмәскә кирәк.

 – Билгесез адресатлардан килгән хатларны һәм хәбәрләрне укымагыз һәм таныш булмаган номерларга кире шалтыратмагыз. Мондый хатларны ачып, вируска юлыгу ихтималы зур. Барлык гаджетларга антивирус программаларын урнаштырып, аларны даими яңартып торырга кирәк. Интернет аша товар сатып алучыларга аерым банк картасы булдыру яхшырак, – диде Нурания Хәйруллина.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре