Аферистлар егетне, янәсе, билетка түләү өчен берничә операция таләп ителгәнлегенә ышандырган.
Чаллыда 24 яшьлек егет, бер кызны театрга очрашуга чакырып, акчасыннан коры калган. “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, егет социаль челтәрләрдә бер кыз белән танышкан. Кыз әңгәмәне мессенджерга күчереп, егетне театрга очрашуга чакырган.
Шуннан соң кыз тегеңә билет алу өчен сылтама җибәргән. Ләкин егетнең эше тиз генә барып чыкмаган: башта, имештер, түләвен “катырганнар”, аннары – кертелгән мәгълүматларының дөреслеген тикшерүне (верификация), соңыннан, акчасын кире кайтару өчен, счетына акча күчерүне сораганнар. Ул 5 мең-22,5 мең сум аралыгындагы суммалар белән эш иткән. Шиккә калгач, аферистлар аңа үзләренең ярдәме һәм техник ярдәм бәясен җибәргән. Егет, бу хезмәтләр өчен зур суммаларны күреп, акча җибәрүне дәвам иткән.
Күчкән акчасы инде 60 меңнән артып киткәч кенә алдауларын аңлаган. Егет полициягә мөрәҗәгать иткән. Мошенниклык турында статья буенча җинаять эше кузгатылган.
Аферистларның Мәскәүдә теркәлгән номерлардан файдаланганлыгы ачыкланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез