Татарстанда кызамык белән узган елга караганда дүрт мәртәбә сирәгрәк авырыйлар

Татарстанда кызамык белән авыручылар саны узган ел белән чагыштырганда дүрт мәртәбә кимегән. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенгә кызамыкның 55 очрагы теркәлгән. Күбесенчә прививка ясатмаган кешеләр авырый», - диде Любовь Авдонина.

Роспотребнадзор республикада иммунизация уздырылуын искәртте. Бүгенгә вакцинацияләү планы 60 процентка үтәлгән.

«Бөтенләй прививка ясатмаучылар, бер генә прививкасы булган һәм чит илдә ял итәргә ниятләгән кешеләр кызамыкка каршы вакцинация үтү турында кайгыртырга тиеш. Ике тапкыр прививка ясатырга кирәк», - дип өстәде Любовь Авдонина.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре