Татарстанда лицей укучысы кылый күзлелектән дәвалау өчен тиңдәшсез прибор уйлап тапкан

Ул үзенең ачышына патент алган.

Казанның IT-лицеенда укучы малай кылый күзлелектән дәвалау өчен тиңдәшсез прибор уйлап тапкан. Аңа Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте премиясен тапшырганнар, дип яза “КП-Казань”. Казан укучысының эшләнмәсе иң яхшы 30 хезмәт исәбенә кергән һәм “Импакт-проект” номинациясендә җиңгән. Нәтиҗәдә Татарстан башкаласында яшәүче балага ачышы өчен патент биргәннәр.

Лицей укучысының эшләнмәсе кыек күзлелектән дәвалауның бер этабында ярдәм итәргә тиеш. Аның ярдәмендә күзләргә күнегүләр ясарга мөмкин (күзнең әле берсенә, әле икенчесенә яктылык белән тәэсир итеп). Яшь уйлап табучы аппаратны кыек күзлелектән интегүче сеңлесенә ярдәм итү өмете белән булдырганлыгын әйткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре