Татарстанда “М5” юлын ачканнар

Федераль автомобиль юлы, төбәктә бик көчле буран булу сәбәпле, транспортның барлык төре өчен дә ябылган иде.

“Приуралье” автомобиль юллары федераль идарәсе” оешмасы боерыгы нигезендә, дүшәмбе иртәнге сәгать сигездән “М-5” “Урал” юлын транспортның барлык төре өчен дә ачканнар. Бу хакта Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте яза.

Шулай итеп, Бөгелмә районында юлның өч өлешендә – 1239 чакрымнан 1240 чакрымга кадәр, 1243 чакрымнан 1245 чакрымга кадәр, 1253 чакрымнан 1257,5 чакрымга кадәр, шулай ук Баулы районында – 1257,5 чакрымнан 1280 чакрымга кадәр хәрәкәт торгызылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре