Бу мәсьәләне сәнәгатьчеләр белән карарга кирәк.
Татарстанда мәктәп формасын тегү производствосын җайга салырга җыеналар. Бу хакта “КП-Казань” республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сүзләренә таянып яза.
Коробченко сүзләренә караганда, республиканың җиңел сәнәгате – Россиядә иң көчлеләрдән берсе. Аның әйләнеше 15 миллиард доллар тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч елдан-ел арта. Быел үсеш 50 процент тәшкил итә.
Министр билгеләп үткәнчә, тармак үсә, яңа юнәлешләр барлыкка килә. Шул исәптән, сәнәгатьчеләр белән фикер алышканнан соң, мәктәп формасын тегү производствосын җайга салу күздә тотыла. Министрлык, чит илдән кертелүче товарлар белән көндәшлекнең квенлыкларына карамастан, яңа производстволарга ярдәм итәргә әзер. Җиңел сәнәгать тә пандемия чорында медикларга ярдәм итүдә катнашкан. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кием-салым һәм маскировка челтәрләре тегәләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез