Газетага язылу

Татарстанда машинист ярдәмчесен ялган «больничный» алган өчен хөкем иткәннәр

Әгерҗе район суды биредә яшәүче 28 яшьлек ир-атка ялган «больничный»дан файдаланган өчен хөкем карары чыгарган.

Аны Җинаять кодексының «Белә торып ялган документ сатып алу һәм аннан файдалану» статьясы буенча гаепле дип таныганнар. Бу хакта «Татар-информ» Идел буе транспорт прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Тикшерүчеләр билгеләгәнчә, Әгерҗенең локомотив депосы машинисты ярдәмчесе 2024 елның июнендә Екатеринбургтан бер табиб-терапевтка, эшкә вакытлыча яраксызлык буенча ялган электрон кәгазь рәсмиләштерсен өчен, акча түләгән. Шул рәвешле ир-ат медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәсә дә, ялган документы буенча бер атна эшкә чыкмаган.

Суд машинист ярдәмчесенә 40 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.

Табиб буенча эш аерым карала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре