Татарстанда махсус операциядә катнашучылар өчен яңалык бар

Татарстанда торак төзелеше өчен буш җир участокларын ачыклау һәм әйләнешкә кертүгә юнәлдерелгән «Төзелеш өчен җир» проектын гамәлгә ашыру дәвам иттерелә. РФ Хөкүмәте боерыгы кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга торак төзелеше өчен җир эзләүгә аерым игътибар бирелә. Республикада бу максатлар өчен гомуми мәйданы 3233 кв.м булган ике территория һәм 11 006 кв. м мәйданлы 9 җир биләмәсе билгеләнгән, дип хәбәр итә Росреестр хезмәтенең ТР буенча идарәсе.

2021 елдан Татарстанда гомуми мәйданы 3631,6881 га булган 3698 буш җир участогы билгеләнгән. Быел барлыгы 598,6601 га мәйданда 748 территория һәм 116 участок ачыкланган. Моннан тыш, мәйданы 335,2639 га тәшкил иткән 575 участок төзелеш процессына җәлеп ителгән.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен участоклар республиканың төрле районнарында урнашкан:

  • икешәр участок – Буа районында (Яшевка авылы – 1200 һәм 1704 кв. м), Биектау районында (Яңа Бөреле – 1500 кв. м һәм Тимофеевка авылы – 1000 кв. м), Сарман районында (Җәлил бистәсе – 1012 кв. м һәм Әлмәт авылы – 1157 кв. м), Чирмешән районында (Иске Үтәмеш – 1263 кв. м һәм Туймәт авылы – 1170 кв. м);
  • Арча районында бер участок (Хөтнә авылы – 1000 кв. м);
  • Әтнә районында ике территория (Олы Әтнә – 1361 кв. м һәм Югары Кибәхуҗа – 1872 кв. м).

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Парамонов әйтүенчә, җир участокларын ачыклау эше дәвам итә, һәм проектның төп бурычларының берсе – Ватан алдында үз бурычын үтәүче гражданнарны торак белән тәэмин итү.

Ул хәрби операциядә катнашучылар өчен участоклар бирү илне яклаучыларга ярдәм чарасы, шулай ук, аларның гаиләләренә уңайлы шартлар тудыру мөмкинлеге булуын ассызыклады. Парамонов сүзләренчә, ведомство участоклар алу процессын мөмкин кадәр гади, җайлы итәргә омтыла.

«Роскадастр» ППК филиалы директоры вазифаларын башкаручы Артур Егоров әйтүенчә, хәрби операциядә катнашучылар үзләренә туры килгән участокны мөстәкыйль сайлый һәм башкарма хакимият органына заявка бирә алачак. Җирләрне «Национальная система пространственных данных» платформасыннан эзләргә кирәк.

«Төзелеш өчен җир» бүлекчәсендә «16:» билгеләрен кертергә була (16 – төбәк коды), аннары система буш җир биләмәләрен, аларның адресын, мәйданын, категориясен, ташламаларга ия категорияләргә бирелүе турында тамганы күрсәтәчәк.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект СВО минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре