Бөгелмәдә Украинада махсус хәрби операция барышында каһарманнарча һәлак булган 47 яшьлек Эдуард Бикмөхәммәтовны соңгы юлга озатканнар. Бу хакта “Бугульминская газета” хәбәр итә.
Эдуардны, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр. Бүләкне хәрби хезмәткәрнең хатынына тапшырганнар. Батыр ир-егетнең улы һәм кызы калган.
Моңа кадәр Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә Дмитрий Рыбушкин белән хушлаштылар. Әлеге батыр егет Чечнядә булган, махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез