Алар сөйләшү барышында, янәсе терапевт эштән китте, ә сез УЗИга язылгансыз, ди. Шул сылтау белән, янәсе, мәгълүматларны яңару – УЗИга кабат язылу өчен паспорт номерын һәм смс-хәбәр белән килгән кодны сорый, дип яза «KazanFirst».
Сәламәтлек саклау министрлыгында басым ясап әйтелгәнчә, медицина оешмалары хезмәткәрләре паспорт мәгълүматларын беркайчан да телефон аша сорамый. Мәгълүматларны яңару өчен пациентлар шәхсән үзләре поликлиникага чакырыла. Телефоннан шалтыратучыларга бернинди дә шәхси мәгълүматларны, смс-хәбәр аша килгән кодларны әйтергә ярамый, дип тагын бер кат кисәтә белгечләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез