Татарстанда мошенниклар МФЦ хезмәткәрләре исеменнән шалтырата башлаган

Татарстанда мошенникларның МФЦ хезмәткәрләре исеменнән шалтырату очраклары ешайган. Республиканың күпфункцияле үзәге үзенең рәсми телеграм-каналында бу хакта кисәтү урнаштырган, дип яза “Татар-информ”.

Аферистлар, Татарстанда яшәүчеләргә шалдтыратып, үзләрен МФЦ хезмәткәре буларак таныштыра һәм кешеләрнең яшерен мәгълүматларын кулга төшерә. Алар, Росфинмониторинг тикшерүе өчен кирәк, дигән булып, парольләрне, кодларны урлый.
Күпфункцияле үзәктә басым ясап әйтелгәнчә, аларның хезмәткәрләре беркайчан да кодлар, парольләр яки персональ мәгълүматларны ачыклауны сорап шалтыратмый. Мондый шалтыратулар – мошенниклар эше генә.
Белгечләр, Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтыгызны ватсалар яки япсалар, анда керүне торгызу һәм өстәмә саклау урнаштыру өчен якындагы “Мои Документы” офисына мөрәҗәгать итүне сорый. Шулай ук хокук саклау органнарына да мошенниклар турында хәбәр бирергә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре