Үзара тарткалашу сәбәпле, бер кешенең сәламәтлегенә авыр зыян салынган.
Чаллыда мунчага барып ял итү суд эше белән төгәлләнгән. Бу хакта “Челнинские известия” шәһәр судының матбугат хезмәте мәгълүматларына танып яза.
Болай булган. 2023 елның 17 сентябрендә бер ир-ат дусты белән мунчада хәмерле ял оештырган. Алар янәшәсендә өч дус та шул рәвешле ял иткән.
Ял итүчеләр үзара танышып киткән һәм инде бергәләшеп кәеф-сафа корырга булган. Шулчак шешәдәшләр арасында нәрсәдәндер тавыш чыккан. Үзара тарткалашу урамда – Чаллы проспектындагы йорт янында дәвам иткән.
Сәрхушләрнең берсе, кычкырып туйгач, рәнҗетүчесенең иягенә китереп суккан. Тегесе, егылып, башын тимер киртәгә бәргән. Шулай итеп, ял итәргә дип килгән җиреннән сәламәтлегенә авыр зыян китергән.
Хөкүм ителүче суд залында, гаебен танып, зыян күрүчедән гафу үтенгән. Аны УЗИга озата барганлыгын әйткән. Зыян күрүчегә матди һәм мораль зыян өчен түләгән.
Аңа “Саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян салу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Әмма якларның уртак тел табулары сәбәпле җинаять эше туктатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез