Татарстанда муниципаль сайлауда 3,4 меңнән артык кандидат катнашу теләген белдергән

Татарстанда муниципаль сайлауда 3437 кандидат катнашу теләген белдергән. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең “Сайлау ноктасы” мәгълүмат үзәгендә узган брифингта әйтте.

“Бердәм Россия” партиясеннән – 1,9 меңнән артык, үзен-үзе тәкъдим итүчеләр – 1 мең тирәсе, “Гадел Россия” партиясеннән – 150, “Новые люди” партиясеннән – 124, ЛДПР партиясеннән – 76, “Татарстан – Яңа гасыр” хәрәкәтеннән – 51, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе”ннән – 4, “Коммунисты России” һәм “Яблоко” партияләреннән – берәр кандидат күрсәтелде”, – диде Андрей Кондратьев.

Җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатлар муниципаль сайлауда теркәлү өчен документларны 4 августка кадәр тапшырырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре