Татарстанда җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда 6 081 кандидат тәкъдим ителгән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Казандагы «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Бу зур муниципаль сайлау кампаниясе – 7 531 мандат. Инде 6 меңнән артык кандидат бу сайлау кампаниясендә катнашу өчен гариза бирде. Әлегә бу башы гына. Кандидатлар саны көннән-көн артыр дип уйлыйм», – диде Андрей Кондратьев.
«Бердәм Россия» партиясеннән 3 444 кандидат тәкъдим ителгән, 1 433 кеше үз-үзен тәкъдим иткән, «Яңа кешеләр» партиясеннән 573, «Гадел Россия»дән 224, ЛДПРдан 185, «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтеннән 99, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»нән 26, «Россия коммунистлары» Коммунистлар партиясеннән 25, «Яблоко» партиясеннән бер кандидат тәкъдим ителгән.
Кондратьев сүзләренчә, Татарстан Рәисен сайлауларга кандидатлар тәкъдим итү төгәлләнгән. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Рөстәм Миңнеханов (»Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов (Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») тапшырган.
Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау өчен кандидатлар тәкъдим итү этабы төгәлләнде диде Кондратьев. Вәкаләтле территориаль сайлау комиссиясенә «Яңа кешеләр» партиясеннән Раил Миңнегалиев, КПРФтан Татьяна Мухина, ЛДПРдан Диана Полева һәм үз-үзен тәкъдим итүче Андрей Фомичев документлар тапшырган.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе искәрткәнчә, 1 июльгә булган мәгълүматлар буенча Татарстанда 2,9 миллионнан артык сайлаучы бар.
«Шушы төп сан буенча сайлау округлары, сайлаучылар исемлеге, бюллетеньнәр саны булдырыла. Бу сайлау кампаниясенең төп саны», – дип йомгаклады ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез