Газетага язылу

Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә

Май ае башыннан башлап ястү һәм иртәнге намаз вакытларына игътибарлы булыгыз. Бу хакта Татарстан мөселманнары диния нәзарәте кисәтә.

Ел саен, май аеннан башлап һәм август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый.

Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый. Шунлыктан Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды.

Бу карар голәмәләр шурасы тарафыннан Татарстан календарьлары өчен намаз вакытын билгеләү системасына һәм аны исәпләп чыгаруга кертелде.

Без илебезнең атаклы галиме, имам Шиһабетдин Мәрҗани фикеренә таяндык, ул без яшәгән төбәктә югарыда телгә алынган айлар өчен ястү һәм иртәнге намаз вакытларын исәпләгәндә әлеге намаз вакытлары чын-чынлап керә торган җирлеккә карап исәпләү кирәклеге турында әйткән.

Мәсәлән, Әстерхан шәһәре 46нчы географик киңлектә һәм, Татарстанныкы кебек үк, географик озынлыкта урнашкан. Казанда 5 майда иртәнге намаз 23:54 сәгатьтә керә һәм, кояш баю белән, чын төн инде булмый.

Санау юлы белән исәпли башлау элекке көн вакыты белән чагыштырганда шактый аерма китереп чыгара. 5 майда Казанда ястү намазы – 21:00 сәгатьтә, 6 майда – 21:02 сәгатьтә, 7 майда – 21:04 сәгатьтә. Казанда 6 майда иртәнге намаз – 01:49да, 7 майда  01:47дә булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре