Татарстанда наркоманнар саны арткан

Быел 5 айда Татарстанда наркоманнар саны узган ел белән чагыштырганда 8,3 процентка азрак ачыкланган.

Наркотикларга бәйле 2 меңнән артык җинаять ачыкланган. Шуларның 78 проценты тыелган матдә сатуга кагыла. Законсыз әйләнештән 87 кило төрле психоактив матдә алынган, 18 наркоканал юкка чыгарылган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарәнең бүлек җитәкчесе Әнвәр Кәримов әйтүенчә, министрлык наркотик белән сату иткән өчен җинаять җаваплылыгына тарту яшен 16 дан 14 кә кадәр киметү тәкъдиме белән чыккан һәм аны Татарстан Дәүләт Советына юллаган. Быел республикада наркотикларга бәйле җинаять кылган өчен тоткарланган үсмерләрнең бишесенә әле 16 яшь тулмаган булган. Акча эшләү теләге белән җинаять юлына баскан балалар моның өчен җавапка тартачакларын кайчак уйлап та карамый.

Ә 2025 елның 1 сентябреннән интернетта наркотикларны пропагандалаган өчен җинаять җаваплылыгы кертеләчәк. Моның өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Хәзерге вакытта мондый гамәлләр өчен административ җәза – штраф каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре