Газетага язылу

Татарстанда ничә түрәнең ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителүен әйттеләр

Республикада 22 түрә ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителүчеләр реестрына кертелгән.

Татарстан Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша шулай дип белдергән. “Ачык чыганакларда ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителүчеләр реестры урнаштырылган.

Бүгенгә анда 22 түрә кертелгән. Шуның 8е узган елдагы тикшеренүләребез нәтиҗәләре буенча эшеннән алынды. Һәр ел саен безгә эләгүче 13 мең белешмәдән 3 проценты чамасында закон бозу очраклары ачыклана”, – дип сөйләп үткән белгеч. Аның әйтүенчә, дәүләт хезмәткәрләре ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителүчеләр исемлегендә 5 ел дәвамында саклана. Шуннан соң алар аннан төшереп калдырыла һәм янә дәүләт органнарында эшләүгә дәгъва кыла ала.

“Аларны кабат дәүләт хезмәтенә алуга тыю юк. Әмма без һәр дәүләт органының үз рейтингы турында һәм халыкның ышанычын яулау турында кайгыртуын аңлыйбыз. Ышанычны югалту сәбәпле эшеннән җибәрелеп, кабат дәүләт хезмәтенә алыну очракларын күргәнем юк әле”, – дип өстәгән Шрша.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре