Югалган бала турында ни дә булса белүчеләрдән 102, 02, 89172604743, 89827959391 телефоннары аша шалтыратып хәбәр итү сорала.
Әгерҗе районында инде менә өч көн буе 13 яшьлек Михаил Нуриевны эзлиләр. Малай 15 июльдә Азиатская урамындагы йортларыннан каядыр чыгып киткән, дип яза “Агрызские вести”. Аның кайда икәнлеге әлегәчә билгесез. Мишаның үзе белән кара төстәге спорт велосипеды булган.
Баланың буе 160 см, ябык гәүдәле, кара чәчле.
Волонтерлар иртә таңнан аны эзләргә чыгып киткән. Малайның балык тотарга, табигатькә чыгарга, походларга йөрергә әвәс булуы мәгълүм. Шуңа күрә аны иң элек якын-тирәдәге су буйларыннан, урманнардан, шулай ук ташландык урыннар һәм ташландык йортлар тирәсеннән эзләгәннәр. Кызганычка, үсмер табылмаган әле.
Волонтерлар югалган баланы эзләүләрен дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез